Главная : Религия : Аллаһ тәгаләнең бөек исемнәре (Имена Аллаха) :

Әс-Сәмийгь, Әл-Бәсыйрь
11-нче тапшыру

әс-Сәмийгь — Аллаһ барча тавышларны Ишетүче. Аның ишетүе мәхлукатларныкы кебек түгел, ә Үзенә генә хас рәвештә камил ишетү һәм ул ике төрле:
1) Аңа җирдә вә күкләрдә һичнәрсә дә яшерен түгел. Ул барча ишетелә торган нәрсәләрне Үзенең ишетүе белән чолгап алды һәм тавышларның барчасын да бер вакытта ишетә, Аның өчен алар берсе дә буталмый. Ул тышкыны да, эчкене дә; ачыкны да, яшеренне дә ишетә.
2) Аннан сораучыларны, дога кылучыларны вә Аңа гыйбадәт кылучыларны Ул игътибарсыз калдырмый, Аларның сорауларына җавап бирә вә әҗер-савап белән бүләкли.

әл-Бәсыйрь — Аллаһ барча нәрсәләрне; ачыкны вә яшеренне, якынны вә еракны Күрүче. Аның күрүе мәхлу-катларныкы кебек түгел, ә бәлки Үзенә генә хас рәвештә камил күрү. Аның күрүе җирдәге һәм күкләрдәге барча нәрсәләрне чолгап ала, хәтта караңгы төндә кечкенә кара кырмысканы, аның тышкы вә эчке әгъзаларын, эчендәге ризыкларын Күрүче. Ул үсемлекләрнең эченнән агучы суларны Күрүче. Аннан һичкем-һичнәрсә яшерен түгел, Аның күрүенең чиге юк.

СКАЧАТЬ ВЫПУСК   42:26, 19.5 Мб
добавлен 15.02.16 21:21

Архив выпусков рубрики

На главную
О проекте
Программы
Контакты

Полная версия
Вход