|
|
|||
|
||||
Әл-Хәий, Әл-Каййум0 ![]() ![]()
13-нче тапшыру
добавлен 22.02.16 09:46
Әл-Хәийи — Аллаһ тәгаләгә үлем вә фанилык (бетү) юк һәм мөмкин түгел. Ул бу нәрсәләрдән пакь, саф вә ерак, һәм Ул Мәңге Тере, Калучы.
Коръәндә 5 урында искә алына, мәсәлән: әл-Бәкара:255 Әли-Гыймран:2 Таһә:5 әл-Фуркан:58 Га-фир:16 һәм шулай ук күп кенә хәдисләрдә зикер ителә. Әл-Каййум — Үзлегеннән Бар Булучы, Барлап Торучы Ул Үзлегеннән Бар булучы, һәм беркемгә дә, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Аллаһ Үзенең камиллегендә вә сыйфатларында бернинди үзгәрешсез, тәэсирсез даими Калучы, һәм Ул барча мәхлукъларның тереклеген, яшәешен тәртиптә тотып Барлап Торучы! Бу исем Коръәндә 3 урында искә алына, мәсәлән: әл-Бәкара:255 Әли-Гыймран:2 Таһә:111 «әл-Ка’им» дип әр-Рагьд:33 сүрәсендә искә алына, һәм шулай ук күп кенә хәдисләрдә зикер ителә.
Скачать mp3-файл (18.9 Мб, 64 kbps)
обращений: 22
|
![]() Равил хәзрәт Бикбаев Аллаһ тәгаләнең бөек исемнәре турында файдалы мәгълүмәт бирә
Выходит с 16 января 2016 года Подкастов: 20 Последняя запись: 29 марта 2016 года |
|