әл-Мүтәкәббир — Аллаһ олуглык вә горурлык Иясе. Ул мәхлукатларның сыйфатларыннан Бөек, аларның үзләрен өстен куюларыннан, мин-минлекләреннән Олуг, Горур, Мөтәкәб-бир. Аннан башка олуглык, горурлык, тәкәбберлек Иясе юк, бу исем Аңа гына хас һәм Ул гына Олуг, Горур, ә Аннан башкалар барчасы да түбән, кечкенә.
Бу исем Коръәндә бер урында искә алына: әл-Хәшр:23, Аллаһу әгьләм.